Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искәртә: пенсия кануннарына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, 2013 елдан барлык төр иминият пенсияләре хезмәт эшчәнлеген тәмамлаган пенсионерларга гына индексацияне исәпләп түләнә.
Эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясе индексацияне исәпләмичә түләнә. Пенсионер хезмәт эшчәнлеген тәмамлаганнан соң иминият пенсиясен түләү индексацияне исәпләп башкарыла.
Социаль пенсияләрне кертеп дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр пенсионерның эшләвенә-эшләмәвенә карамастан индексацияләнә.