Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев алып барды. Утырыш районның торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды.
– Халыктан ТКХ өчен түләүләр җыю буенча Минзәлә районы 18 нче урында. Түләүләрне җыю дәрәҗәсе - 92,7% (ТР буенча - 94,50%) Җыемнарның уртача еллык дәрәҗәсе - 98,1% (ТР буенча - 98,8%). Халыкның ТКХ хезмәтләре алдындагы бурычлары 18 млн сумнан артык, - диде утырышта Камил Нәҗмиев.
Утырышта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйсуваров "Ачык ТКХ" бердәм диспетчерлык хезмәте эше турында сөйләде. Әлеге хезмәт узган елның декабрендә булдырылган. 3 ай эчендә диспетчерлык хезмәтенә торак-коммуналь хезмәтләр буенча 71 мөрәҗәгать керде, шуларның 70е үтәлгән.
Районда 173 күпфатирлы йорт исәпләнә. Әгәр күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең дебитор бурычы агымдагы елның 1 декабренә 10,3 млн сум булса, бу айда ул 298 мең сумга арткан. Шул рәвешле. гомуми бурыч 10 млн сум тәшкил итә.
"Гринта", Коммуналь челтәрләр. ТКХ Фонды, Идарәче компания алдында бурычлар күп җыелган. Накопилось Авыл җирлекләрендә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең дә бурычлары аз түгел: 1 мартка аларның бурычы 2 млн сум тәшкил итә.