Россия Пенсия фондының мобиль кушымтасы минзәләлеләргә теләсә кайсы уңайлы вакытта мөһим мәгълүмат алырга мөмкинлек тудыра.
Кушымтадан файдаланучы түбәндәге мәгълүматкә керү мөмкинлеге бар:
- РПФда үз индивидуаль шәхси счеты торышы һәм эш бирүче күчергән иминият взнослары турында;
- индивидуаль пенсия коэффициенты күләме һәм иминият стажы турында;
- пенсия һәм социаль түләү, ана (гаилә) капиталы күләме турында.
Шулай ук РПФ мобиль кушымтасы аша пенсия калькуляторы ярдәмендә булачак пенсиянең шартлы күләмен исәпләп чыгарырга була.
Смартфоннар һәм планшетлар өчен РПФның мобиль кушымтасы бушлай һәм iOS и Android платформалары өчен керү мөмкин..