Минзәлә районында Клиентлар хезмәте халыкка һәм аеруча өлкән яшьтәге гражданнарга җәмәгать урыннарында сирәк булу һәм шул рәвешле коронавирус инфекциясе белән зарарлану куркынычын киметү өчен дәүләт хезмәтләре алу өчен шәхси кабинет аша дистанцион мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.
РПФның теләсә кайсы хезмәтен алу өчен бүгенге көндә Фонд сайтында шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталында алырга була.
Кабинет сервислары РПФ эшчәнлегенең күп юнәлешләрен һәм гражданнарга бирелә торган түләүләрне колачлый, шуның өчен кабинеттан пенсионерлар гына түгел, пенсияне формалаштыручы яисә башка социаль түләүләргә хокуклы затлар куллана ала.