3- 4 мартта Татарстан Республикасында халыкка хәбәр итү системасын тикшерү узачак.
Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре хәбәр итү системаларының төбәк, җирле һәм локаль системаларына, шул исәптән, Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы булганда һәм килеп чыкканда халыкка экстрен хәбәр итүнең комплекслы системасына тикшерү уздырачаклар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тыныч булырга һәм тавыш хәбәрләрен тыңларга чакыра.