Хөрмәтле минзәләлеләр!
"Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" 06.10.2003 елдагы 131-ФЗ Федераль законы һәм "Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Минзәлә шәһәрендә 2021 елда гражданнардан үзара салым кертү турында" гражданнар җыены Карары белән Минзәлә муниципаль районының Минзәлә шәһәр башкарма комитеты Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Минзәлә шәһәре территориясендә теркәлгән балигъ булган һәр кешедән 500 сум күләмендә үзара салым акчаларын җыю турында искәртә (БВС ветераннары, БВС катнашучыларның тол хатыннары, 1 һәм 2 төркем инвалидлар, биш һәм аннан күбрәк балалы аналар керми).