Укучылар һәм студентларның сервис һәм туризм буенча IV Бөтенроссия олимпиадасына гаризалар кабул ителә

2021 елның 2 марты, сишәмбе

2021 елның 1 февраленнән 31 мартына кадәр КНИТУ базасында көллият һәм югары уку йортлары студентлары һәм 7-11 сыйныф укучылары арасында IV Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) олимпиадасы узачак.

Чара Казан милли тикшеренү технология университеты  базасында узачак. Проектның партнерлары – Кунакчыллык индустриясенең илкүләм берлеге (ОСИГ), Рус география җәмгыяте, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты, Казан шәһәренең Сәләтле балалар өчен иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү шәһәр үзәге һәм Россиянең 50дән артык башка белем бирү учреждениеләре.

Олимпиада сервис, туризм, кунакханә эше, география, җәмгыять белеме һәм тарих юнәлешләре буенча белгечләр әзерләүнең сыйфатын күтәрү һәм талантлы яшьләрне фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү максатында үткәрелә. Катнашу өчен гаризалар 19 февральгә кадәр  apsit_kzn@mail.ru сылтамасы буенча кабул ителә, шулай ук гаризаны электрон почта аша җибәрергә мөмкин.

22 февральдә катнашучыларга биремнәр җибәреләчәк. Microsoft Word форматындагы бирем чишелешләрен (14 шрифт, берар интервал, күләме 5 биттән дә артык түгел) 28 февральгә кадәр https://forms кgle/1rHAtVZU3AsRbYpX7 формасына йөкләргә кирәк яки электрон почтага җибәрергә: apsit_kzn@mail.ru.

Нәтиҗәләр нигезендә 30 мартка кадәр олимпиада йомгак ясалачак һәм алар басылып чыгачак. Белем бирү учреждениесеннән гаризалар саны чикләнмәгән. Катнашу бушлай.

Элемтә өчен мәгълүмат: Мөдәрисов Рәфыйк Габдулла улы rafik.mudarisov@bk.ru тел. 8 (950) 320-78-60. Казан, 420111, Университет ур., 6, КНИТУ.

https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1937002.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International