Фаразлар буенча, катлаулы су басу куркынычы Кадрәк һәм Наратлы Кичү авыл җирлекләре территорияләрендә булырга мөмкин.
Алдан бирелгән фаразлар буенча мөмкин булган су басу зонасына Минзәлә елгасы яры буйлап өч торак пункт: Җәмәк, Наратлы Кичү һәм Исәнгол авыллары керә (барлыгы 28 хуҗалык. халык саны - 62, шуларның 14е - балалар), Мортыш Тамак торак пункты янында Минзәлә елгасы аша күпер, социаль әһәмияткә ия объектлар, икътисад объектлары, автоюллар һәм гидротехник корылмалар мөмкин булган су басу зонасына кермиләр.
Бу турыда ТР Минзәлә янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе, Комиссия рәисе урынбасары Виктор Комаров сөйләде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/doklad-predsedatelya-komissii-chs-i-pb-menzelinskogo-rayona