1 мартта Казанның "Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе"ндә күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм ТР мәгарифенең этномәдәни компонентлы мәктәпләрендә укучыларның фестивале узды.
Фестивальдә барлыгы 1120 бала катнашты, алар өч яшь категориясендә «Хореография», «Вокал», «Халык иҗаты» номинацияләрендә катнашты. Проектныд зона этаплары Казан, Әлмәт һәм Яр чаллы шәһәрләрендә узды. Финалга катнашучыларның 205ы - 193 бала чыкты.
Калтак урта мәктәбе укучылары "Кашыкчылар ансамбле" халык иҗаты номинациясендә 1 нче урынга чыкты. "Изи шудыр" ансамбле "Хореография" номинациясендә 2 дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде (җитәкче Л.М.Шутова).