Мамадышта 2005-2006 һәм 2007-2008 елларда туган үсмерләр арасында көрәш буенча ТР Беренчелеге узды

2021 елның 27 феврале, шимбә

25-27 февральдә Мамадышта 2005-2006 һәм 2007-2008 елларда туган үсмерләр арасында көрәш буенча ТР Беренчелеге узды. Минзәлә районы данын "Юбилейный" спорт мәктәбенең көрәш бүлекчәсенең 18 үсмере яклады.

  Тренерлар - Бәдриев Р. Р. (Латыпов Динар, Галиев Румил - Аю мәктәбе, Закиров Нияз, Гайнетдинов Камил - Урыс мәктәбе, Умаров Ильдар - СОШ №1 Минзәлә), Гәрәев Ф. М. (Исламов Динар, Сәлимов Кирилл, Майоров Станислав - Калтак мәктәбе, Гыйльфанов Салават, Фаттахов Фаил - Тат. Мөшеге мәктәбе), Заһриев Л. Н.  (Вәлиев Илнар, Фәрдиев Илнар, Заһриев Ильяс, Васильев Радомир - гимназия), шулай ук  Хәмидуллин Р. И. һәм  Гәрәев Д. Ф. (Жернаков Иван, Осипов Дмитрий, Солецкий Ильдар, Хаҗимухаметов Марат - интернат-мәктәбе).  ТР шәһәр һәм районнарының 43 командасы арасында 2005-2006 елларда туган үсмерләр 19 нчы урын алды, 2007-2008 елларда туганнарның 41 командасы арасында безнең спортчылар 14 нче урында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International