Яшь укытучылар командалары арасында КВН уены - Мөслим районының күптәнге традициясе.
Бүген яңа сезон уены узды. анда Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятенең "Малайки" КВН командасы катнашты.
Очрашу темасы - «Бүген син студент, иртәгә - укытучы».
Уенның һәрбер тамашачысы күтәренке кәефтә булды.
«Малайка» командасы 1 нче урында.
Мөслим районы хакимияте вәкилләре һәм жюри әгъзалары студентларның профессионализмын югары бәяләде.
Әлеге уен нәтиҗәләре буенча минзәлә командасы җиңүче генә булып калмады, "Әйдә, шаярт!" КВНның Татар лигасына чакыру алды. Менә алар, безнең геройлар:
Данил Гузаиров
Ләйлә Сәгъдиева
Радик Шайхетдинов
Ринат Валиуллов
Ленар Фазылов
Рубин Фаттахов
Равшан Хамидов
Богдан Галиев
Ильнар Мокимов