Минзәлә шәһәребез елдан-ел үсә, җәлеп итәрлек һәм яшәү өчен уңайлы була бара.
Тарихи традицияләрне һәм рухи гүзәллекне саклап, шәһәребез халкы елдан-ел аны уңайлы, төзек итә.
Бергәләп, гомуми көч белән, үзара салым акчаларына 2020 елда зур эш башкарылды:
1. "Сәүдә рәтләре" скверы төзекләндерелде (1 этап);
2. Октябрьская урамында спорт һәм балалар мәйданчыгы ясалды;
3.Социалистическая, Октябрьская һәм Заводская урамнарында гомуми озынлыгы –1,7 км булган тротуарлар ясалды;
4. Шамов урамында ике күпер ремонтланды;
5. 428 урам яктырткычы энергия саклаучы лампаларга алыштырылды.
2021 елда үзара салым программасы буенча 9 объектта эш башкару планлаштырыла:
1. Ленин паркы территориясен төзекләндерү;
2. "Сәүдә рәтләре" скверын төзекләндерүне тәмамлау (2 этап);
3. 400 урам яктырткычын энергия саклаучы лампаларга алыштыру;
4. Ленина, Гурьянов, Социалистическая урамнарында гомуми озынлыгы 1,8 км булган тротуарлар ясау;
5. «Нефтяниклар» скверын киптерү;
6. «Театральный» скверы территориясен төзекләндерү;
7. Садак бистәсендә тренажер мәйданчыгын төзү;
8. К.Маркс урамы буйлап брусчаткадан тротуар төзү (Мәктәп скверы);
9.Социалистическая урамында күперне ремонтлау.
20 мартка кадәр 500 сум күләмендә акча кертүегезне сорыйбыз (Минзәләдә теркәлгән һәрбер балигъ булган яшәүчедән).
Түләүләр Ак Барс банк аша башкарыла (башка банкларда комиссия алына).