Хөрмәтле минзәләлеләр һәм районыбыз кунаклары!
4 март, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, районыбызның гүзәл затлары өчен район Мәдәният сараенда "Язның беренче сулышы" бәйрәм концерты узачак. Кадерле әниләр, әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен музыкаль котлаулар Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте хезмәткәрләре һәм студентлары башкаруында яңгыраячак. Башлана 18.00 сәгатьтә. Бәйрәмгә рәхим итегез!