Николаевка китапханәсендә рус халкының "Кич утыру" чарасын уздырдылар

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Чара туган тел көненә багышланды.

"Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияты" Бөтенроссия акциясе һәм "Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз" III Халыкара акциясе кысаларында Николаевка авыл китапханәсендә рус халкының "Кич утыру" фольклор дәресе узды.
Китапханәдә рус ызбасы элементлары белән фотозона ясалган. Чара әңгәмә формасында узды, катнашучылар уен формасында телевизор, интернет һәм елефоннар булмаган чорга - рус халкының кич утыру чарасына күчтеләр. Укучылар табышмаклар чиштеләр, тизәйткечләр, такмаклар әйттеләр һәм халык уеннары уйнадылар.

http://menzela.ru/news/god-rodnykh-yazykov-i-narodnogo-edinstva/v-nikolaevskoy-biblioteke-proveli-russkie-narodnye-posidelki

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International