25 февральгә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга көндәлек оператив фараз

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 16 февральдән аномаль салкын һава торышы урнашты, уртача тәүлеклек температура нормадан  9-15˚ ка түбән, минималь һава температурасы -25..-30˚, аерым районнарда -37˚. Аномаль-салкын һава республикада 25 февральгә кадәр сакланачак.

25 февральдә иртән һәм көндез Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында һәм Казанда буран һәм кискен җил булуы көтелә  - 15-18 м/с (Казанда 17 м/с).

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез диярлек. Көндез кар, урыны белән буран..Җил төньяктан көньякка авышучан 6-11 м/с, иртән һәм көндез урыны белән кискен - 15-17 м/с. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -24..-26˚, түбән урыннарда -29˚. Көндез максималь һава температурасы -14..-16˚.  Юлларда бозлавык.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International