Минзәләдә тыл хезмәтчәнен юбилее белән котлыйбыз!

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бүген Минзәләдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мосавирова Миңнур Фатыйх кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Миңнур Фатыйх кызы 1926 елның 24 февралендә ТАССРның Тукай районы Күзкәй авылында туа. 4 сыйныф белеме бар. Ул балачактан өлкәннәр белән бертигез колхозда эшли, урман хуҗалыгы өлкәсендә дә хезмәт куя. Лаеклы ялга чыкканчы "Куйбышев" колхозы фермасында каравылчы була.

Миңнур Фатыйховнаның күпсанлы рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре бар. Тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр. Аның 6 оныгы, 14 оныкчыгы һәм оныкчыгының бер баласы бар.

1989 елдан Миңнур Фатыйхов кызы Минзәләдә кызы гаиләсендә гомер кичерә. 

                           Хөрмәтле Миңнур Фатыйховна! 
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге тәлкәләрне кабул итеп алыгыз.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телибез.
 

Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль район башлыгы
 А.Ф. Сәлахов

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International