Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасы Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина үзенең бер мандатлы округында Ватанны саклаучы көненә багышланган чараларда катнашты.
«Бу көннәрдә илебез буйлап тантаналы митинглар уза, Ватан өчен башларын салган каһарманнар истәлегенә куелган обелискларга чәчәкләр салына. Миңа - фронтовик оныгына - Ватанны саклаучылар истәлеге изге, шуның өчен дә "Каһарманнар истәлеген саклыйк" бөтенроссия акциясен җылы хупладым", - диде парламентарий.



