Кемдер әйткәнчә, автомобиль байлык түгел, ә хәрәкәт итү чарасы. Моңа төрлебез төрлечә карый, әмма бер мәсьәләдә фикерләр уртак - алар еш кына янып китәләр.
2021 ел башыннан Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы территориясендә автотранспорт чараларында 3 янгын чыгу очрагы теркәлгән, бер очракта кеше гомере өзелгән.
Автотранспортта янгын чыгуның төп билгеләре: системалар, механизмнар һәм транспорт чарасының башка урыннары төзек булмау.
Автомобильдә янгын һәрчак диярлек бензин бирүче торба үткәргеч ярылу, яисә двигательгә ут кабу сәбәпле, капот астыннан чыга.
Иң беренче чиратта кабызу замогыннан ачкычларны алып, контактларны аерырга кирәк. Үзегезне һәм мөлкәтегезне саклагыз. Янгын очрагында 01 яисә 112 телефоннарына шалтыратыгыз.