24 февральгә Татарстан Республикасы территориясендә аномаль салкын һава торышы күзәтелә, тәүлеклек уртача температура 9-15 градуска түбән, минималь һава температурасы -25..-30˚, аерым районнарда -37˚. Аномаль-салкын һава торышы республикада 25 февральгә кадәр сакланачак.
24 февральдә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил саклана - 15-17 м/с.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемнәрсез диярлек.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан - 6-11 м/с.
Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -30..-32˚, түбән урыннарда -35˚, көндез максималь һава температурасы -20..-22˚.
Юлларда бозлавык.