Хөрмәтле минзәләлеләр, сугыш һәм Кораллы Көчләр ветераннары, Ватанны саклаучылар!
Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучы көне белән котлыйбыз!
Ватанны саклаучы көне - батырлык һәм патриотизм символы. Бу авырлыклардан яклаучы, киләчәгебез бәхетле булсын өчен мөмкин булганча барысын да эшләүче ир-егетләребезне котлый торган көн.
Бүген без Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, сугышчы-интернационалистларга, шулай ук гражданлык бурычын үтәп, Россия армиясе сафларында авыр хезмәт башкаручыларга рәхмәт сүзләре җиткерәбез.
Бу бәйрәм көнендә барыгызга да иминлек, тынычлык, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм күңел тынычлыгы телибез.
Минзәлә муниципаль район башлыгы
Айдар Сәлахов....................................