Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен туган көне белән котладылар

2021 елның 21 феврале, якшәмбе

Бүген Югары Тәкермән авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәне Кәлимуллина Рәйсә Рахим кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
    Рәйсә Рәхимовна 1931 елның 21 февралендә ТАССРның Кукмара районы Байлангар авыылында туа. Кече яшеннән мулла атасына киез итекләр басарга һәм сәүдә белән шөгыльләнергә ярдәм итә. Сугыш чорында тимер юлда эшли. Пермь крае Кизел шәһәрендә эшли, шунда ук кияүгә чыга.

Минзәлә районы Югары Тәкермән авылына күчкәч, гомер буе колхозда тырыш хезмәт куя. Күпсанлы рәхмәт халары, мактау кәгаьләре белән бүләкләнә.

Тормыш иптәше белән өч бала үстергәннәр. Аның 7 оныгы, 10 оныкчыгы, оныгының бер баласы бар.

Хөрмәтле Рәйсә Рәхмовна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.

Примите искренние поздравления с днем рождения и наилучшие пожелания.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күтәренке кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәегезне телибез.

Хөрмәт белән Минзәлә муниципаль район
Башлыгы

А.Ф. Сәлахов

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International