19 февральдә гимназиянең спорт залында "Сабантуй" журналы призына көрәш буенча Беренчелеккә (ул 25-27 февральдә Мамадыш районы Түбән Ушма авылында узачак) 2005-2006, 2007-2008 елларда туган үсмерләр арасында сайлап алу ярышлары узды.
Ярышлар 9 үлчәү категориясендә узды. Аларда гимназия, шәһәрнең 1 нче, 2 нче урта мәктәпләр, интернат-мәктәп, Урыс урта мәктәбе, Калтак урта мәктәбе, Тат,Мөшеге урта мәктәбе һәм Аю урта мәктәбеннән 27 көрәшче катнашты.