23 февраль алдыннан Ватанны саклау өчен көрәшкән батырларга хөрмәт күрсәтү изге традициягә әверелде.
Бүген, 19 февральдә, Җиңү паркында, "Җиңүче сугышчыга" монументы каршында Ватанны саклаучы көненә багышланган митинг узды.
Җыелган халыкка сәламләү сүзләре белән район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Айдар Сәлахов, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хәмәев, җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина мөрәҗәгать итте.
Традиция буенча митингка килүчеләр һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.