Концерт дәвамында Ватанны саклаучылар адресына сәхнәдән җылы котлау сүзләре һәм изге теләкләр яңгырады.
Район Мәдәният сараенда Минзәлә медицина училищесы студентлары һәм укытучылары Ватанны саклау көненә бәйрәм концерты куйдылар.
Концерт барышында җыелган халык алдында Минзәлә муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев, район хәрби комиссары Сергей Владимиров чыгыш ясады.
Бәйрәм концертында лирик һәм патриотик җырлар яңгырады. Муса Җәлил сүзләренә "Җырларым" җыры герой-шагыйрьнең тууына 115 ел тулуына багышланды.
Ахырда Минзәлә муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев бик яхшы концерт өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/budushchie-mediki-pokazali-v-menzelinske-kontsert-v-chest-dnya-zashchitnikov-otechestva