Минзәләдә тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2021 елның 19 феврале, җомга

Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Вәлиев Фаяз Фаязгалиевич 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Фаяз Фаязгали улы ТАССРның Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылында туган. Сугыш елларында ул башкалар белән бер сафта, тылда хезмәт куйган. 10 яшеннән колхозда эшләгән, үгезләр җигеп Ык елгасыннан фермага су ташыган. Пермь краеның Гремячий поселогында шахтада күмер чыгарган. Чайковский ярымутравында армия хезмәтен узган. Армиядән соң Кемеровоөлкәсендә шахтада эшләгән. Соңрак, туган якларына кайткач, лаеклы ялга чыкканчы нәсел предприятиесендә машина йөртүче булган.

Лаеклы ялга чыккач та, 80 яшенә кадәр шунда ук хезмәт куйган, үгезләр караган.

Тормыш юлдашы белән 3 бала үстергәннәр. Бабайның 6 оныгы, 4 оныкчыгы бар.

               Хөрмәтле Фаяз Фаязгали улы!

Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.
 

Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль район башлыгы


                      А.Ф. Сәлахов

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International