2021 ел башыннан Татарстан Росреестры тарафыннан дәүләт программалары буенча 900 дән артык ипотека теркәлгән.
Татарстанда ташламалы ипотека кредиты программасына республика халкының ихтыяҗы арту күзәтелә.
2021 ел башыннан Татарстан Росреестры тарафыннан 746 ташламалы ипотека теркәлде.
Әлеге программа гамәләдә булган чорда – 2020 елның апреленнән бүгенге көнгә кадәр – 7 444 ташламалы ипотека теркәлгән. Аларның саны буенча Казан (5342) һәм Яр Чаллы (1376) лидерлар исәбендә.
Алга таба Яшел Үзән (209), Әлмәт (202) һәм Лаеш(95) районнары бара. Хөкүмәт раслаган елга 6,5% лы ташламалы ипотека 2021 елның 1 июленә кадәр гамәлдә.
Шулай ук авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торакка җир кишәрлеген сатып алугы 3% еллык ставка буенча кредит бирү шартларын күздә тотучы авыл ипотекасына да ихтыяҗ зур.
Әле генә башланып киткән елда татарстанда шундый 162 ипотека теркәлгән, гамәлдә булган чорда исә - 1370.
Тулырак Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10