Минзәләдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган Кышкы балык тоту һәм уха фестивале буенча ярышлар узачак

2021 елның 19 феврале, җомга

Ярышлар 27 февральдә Воровский исмендәге совхоз ягыннан Минзәлә елгасы яр буенда узачак.

Балык тоту 07.00 сәгатьтә башлана.

Уха фестивале 8.30 сәгатьтә башлана.

Ярышлар ачык формада. Яшенә, җенесенә һәм яшәү урынына бәйсез рәвештә, биредә барлык һәвәскәр балыкчылар да катнаша ала.

18 яшькә кадәр үсмерләр ата-анасы яисә опекуны катнашында ярышларда катнаша ала.

Балык тоту буенча ярышлар түбәндәге зачет төрләрендә уздырыла:

-   Команда зачеты (3 кешелек команда) – максималь суммар авырлык

-   Иң күп тотылган балык (команда зачеты)

      -    Шәхси зачет (ир-атлар) – максималь суммар авырлык

      -    Шәхси зачет (хатын-кызлар) – максималь суммар авырлык

      -    Иң эре балык – 1 экземплярның максималь авырлыгы (барлык төр зачетта)

Катнашучылар төрле балык тоту җиһазларын куллана ала.

Балык тотканда катнашучыларның минималь арасы – 5 метр.

Уха фестивалендә катнашуга теләгән һәр предприятие, учреждение, оешма һәм авыл җирлекләре кертелә.

Команданың бердәм формасы булырга тиеш һәм визит карточкасын; учак тергезү һәм уха әзерләү өчен җиһазлар (сыйдырышлылыгы кимендә 10 литр), уха әзерләү өчен продуктлар. шулай ук палатка булырга тиеш.

Катнашуга заявкалар 26 февральгә кадәр 3-18-46 телефоны аша яисә электрон почтага кабул ителә

 Elza.Yusupova@tatar.ru .

Ярышларда катнашу түләүсез нигездә.

Барлык номинацияләрдә призерлар мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнәчәк.

Положение о зимней рыбалке ухи 2021

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International