РПФның Минзәлә районы Клиентлар хезмәте телефонына үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип атаучы һәм үз хезмәтләрен тәкъдим итүче билгесез затларның мөрәҗәгатьләре турында гражданнардан шалтыратулар керү дәвам итә.
Әле күптән түгел генә "озын эш стажы өчен пенсияне кабаттан исәпләү", "Сугыш балалары буларак түләүләр" кебек сүзтезмәләр өстенлек итсә, бүген исә - пенсия билгеләү һәм ана капиталы мәсьәләләрендә "ярдәм" өстенлек итә.
Гражданнар чит кешеләрнең мондый җәлеп итәрлек тәкъдимнәрен шатланып кабул итә, ахырда акчасыз яисә финанс ятьмәсендә кала.
Шуңа бәйле рәвештә, Минзлә районында Клиентлар хезмәте искәртә, Россия Пенсия фонды күрсәткән барлык хезмәтләр ТҮЛӘҮСЕЗ.