Әлеге чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.
Минзәлә районында ел саен уздырыла торган бу чараны быел Тупач авылы кабул итте.
Әлеге конкурста Минзәлә, Тупач, шулай ук Гөлек, хуҗәмәт, Дәвек, Түбән Тәкермән, Кадрәк, Урыс, Тулбай авылларыннан килгән ханымнар мөнәҗәтләр уку өсталыкларын күрсәттеләр.
Һәр катнашучыга призлар тапшырылды.
Районның имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков яшьләрне мөнәҗәтләргә җәлеп итүнең мөһимлеге хаыкнда искәртте, Тупач авылында мөнәҗәтләрнең борынгы традицияләрен саклаучы Рәхилә Миңнехановага аерым рәхмәт белдерде.
.png)
.png)
.png)
.png)
.png)
.png)