Март ае дәвамында РПФ белгечләре Минзәләнең эш бирүчеләре отчетларына кертелгән мәгълүматларны тикшерәчәк (тапшыру срогы - 1 мартка кадәр) һәм аларны эшләүче гражданнарның лицевой счетларына кертәчәк.
Гомумән алганда, 2020 елда эш стажы турында мәгълүматларны 7497 эшләүче өчен 434 Минзәлә оешмасы тапшырырга тиеш. Бүгенге көнгә 1965 эшләүче өчен 165 эш бирүче генә хисап тотты.