РПФның Минзәлә районында Клиентлар хезмәте гражданнарның актуаль соравына җавап җирә: Кораллы көчләрдә хезмәт иткән чор пенсия (иминият) чорына керәме?
Чакырылыш буенча хәрби хезмәт иткән чорлар һәм хәрби хезмәттәге ир белән хатынның бергә яшәгән чорлары пенсия күләмен билгеләгәндә исәпләнә - аларга ел саен 1,8 күләмдә шәхси пенсия коэффициенты исәпләнә.
Искәртеп үтәбез, 2021 елда булачак пенсионер үз хезмәт эшчәнлеге өчен кимендә 12 ел иминият стажы һәм 21 пенсия коэффициенты тупларга тиеш.
Әлеге күрсәткечләр ел саен 1 ел иминият стажына һәм 2,4 индивидуаль пенсия коэффициентларын артып, 2025 елда 30 пенсия коэффициентына һәм 15 ел стажга җитәчәк.
Пенсия коэффициенты бәясен ел саен РФ Хөкүмәте билгели. 2021 елда ул 98,86 сум тәшкил итә.