Бүген Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мингалимова Фәхриҗамал Хафиз кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Фахриҗамал Хафиз кызы Аксубай районы Щербень авылында дөньяга килә. 10 яшеннән өлкәннәр белән бергә эшли, урман чыгара, умартачылык белән шөгыльләнә. 1966 елда гаиләләре белән Үзбәкстан якларына чыгып китәләр, анда тимер юлда эшли. 1994 елда гаилә Минзәлә районы Аю авылына кайта. Фәхриҗамал Хафиз кызының күпсанлы рәхмәт хатлары, бүләкләре бар. Тормыш иптәше белән 5 бала үстерәләр. Әбинең 9 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә ул улы гаиләсендә гомер кичерә.
Хөрмәтле Фәхриҗамал Хафиз кызы!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз!
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер. күтәренке кәеф. туганнарыгыз һәм якыннарыгыз ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән,
Минзәлә муниципаль район
башлыгы А.Ф. Сәлахов

