16 февральдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укучылары белән "Кулланучы һәм аның хокуклары" темасына дәрес уздырды.
Һәр кеше үз тормышында күп төрле роль уйный: укучы, абый-эне, апа-сеңел, ата-ана, дус һ.б.лар. Рольләр яшь барган саен үзгәрә, һөнәргә, җәмгыятьтә һәм гаиләдә тоткан рольгә карап.
Әмма без дөньяга килү белән уйный башлаган һәм гомер буе дәвам итә торган бер роль бар - кулланучы роле. Әлеге дәрестә сүз нәкъ шул кулланучы турында барды.
Дәрес ахырында барлык катнашучыларга кулланучы грамоталылыгын күтәрү өчен мәгълүмати буклетлар тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы.
