Бикбау авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Харисов Мирзахан Харис улы бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мирзахан Харис улы Минзәлә районы Бикбау авылында дөньяга килә. 10 яшеннән туган колхозында төрле эшләр башкара, урман чыгара. 1954 елда машина йөртүче таныклыгы ала, Минзәлә Сельхозтехникасында шофер булып эшли. Бер чорда колхозда автомеханик, мәктәптә завхоз булып эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң умартачылык белән шөгыльләнә. Мирзахан Харис улының күпсанлы рәхмәт хатлары һәм бүләкләре бар.
Тормыш иптәше белән 64 ел гомер иткәннәр һәм 6 бала үстергәннәр. Бүгенге көнгә аның 12 оныгы, 11 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Мирзахан Харисович!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны, изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек. озын гомер. күтәренке кәеф. туганнарыгызның ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән,
Минзәлә муниципаль район башлыгы
А.Ф. Сәлахов
