Татарстан Республикасы территориясендә 16 февральдән аномаль һава торышы урнашты, уртача тәүлекле һава температурасы нормадан 9-15˚ ка түбән, минималь температура -25..-30˚, аерым районнарда -37˚. Аномаль-салкын һава торышы республикада 25 февральгә кадәр сакланачак.
Явым-төшемнәрсез диярлек.
Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка авышучан 3-8 м/с.
Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -25..-27˚, аязган вакытта -31˚.
Көндез максималь һава температурасы -17..-19˚.
Юлларда бозлавык.