Муса Җәлил исемендәге музейга экскурсия

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы дип игълан ителде. Февральдә Россия герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуны билгеләп үтә.

16 февральдә балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү буенча "Ватан синнән башлана"  һөнәри ориентация аша программаны гамәлгә ашыру кысаларында гаилә белән эш белгече Ольга Бывальцева социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар өчен Муса Җәлил мемориаль музеена экскурсия оештырды.

Холл ишеге янында балаларны музей директоры Алсу Григорьева каршы алды, герой-шагыйрь турында кызыклы һәм файдалы мәгълүмат бирде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International