2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергә кабул итү практикасы дәвам итә.
19 февральдә, 14.00 - 16.00 сәгатьләрдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһәре, К.Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР буенча Суд приставларының федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе белән берлектә гражданнарны кабул итәчәк.