Турнирда 3 җыелма команда катнашты.
Традиция буенча Хуҗәмәт РМЗ (генераль директор - Хәнәфи Кәримов) уздыра торган көрәш турниры быел да узды.
Ярышларда Минзәлә һәм Тукай районнарының яшь көрәшчеләре катнашты. Шулай ук РМЗ командасы да чыгыш ясады.
Турнирның баш хөкемдары Флюр Галиев хәбәр иткәнчә, РМЗ командасы 1 нче урынга чыкты, Тукай районы командасы - 2 нче, Минзәлә районы командасы 3 нче урынга чыкты.
22 килограммга кадәр үлчәү категориясендә шәхси зачетта Мөхәммәт Бикмөхәммәтов 1 нче урынны яулады, 2 нче урында - Сөләйман Хәйбрахманов (икесе дә РМЗ командасыннан).
25 кг га кадәр үлчәү категориясендә Хәким Нәбиуллин (РМЗ), Богдан Сәлимов (Минзәлә), Альмир Хәлимов призлы урыннарны бүлеште.
28 кг га кадәр үлчәү категориясендә Динар Мингалимов (Тукай районы) 1 нче урынга чыкты, РМЗ командасыннан Әбделхәлим Мухаметов - 2 нче, Җәмил Нәбиуллин - 3 нче урында.
32 кг га кадәр үлчәү категориясендә Юсуф Әмиров (РМЗ) 1 нче урынга чыкты, Герман Сәлимов (Минзәлә районы) - 2 нче урында, Юсуф Хәйретдинов - 3 нче урында.
36 кг га кадәр үлчәү категориясендә Абделхәким Муаметов 9РМЗ) - 1 нче урында, Булат Гизатуллин - 2 нче, Данис Исламов - 3 нче урында.
40 кг категориядә Әмир нигъмәтуллин (РМЗ) - 1 нче урында, Рузил Сәйфуллин һәм Руслан Хәлимов 2 нче һәм 3 нче урыннарда.
Җиңүчеләргә кубоклар, грамоталар, медальләр, Хуҗәмәт РМЗ исеменнән акчалат премияләр бирелде.
