Минзәлә герчесе Раушан Сабиров - Россиянең бронза призеры

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

11-14 февральдә, Омск шәһәрендә 2003-2004 елда туган егетләр һәм кызлар арасында гер спорты буенча Россия беренчелеге узды.

Ярышларда Россиянең 39 төбәгеннән 384 спортчы катнашты. Татарстан җыелма командасы өчен "Олимп" СМ тәрбияләнгән Раушан Сабиров (2 нче урта мәктәп) катнашты. 58 кг га кадәр категориядә ул Россиянең бронза призеры булды. Спортчының тренеры  - Олег Петров.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskiy-girevik-raushan-sabirov-bronzovyy-prizer-rossii

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International