Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте хәбәр итә

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

15 февральдә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте Муса Җәлил исемендәге IX Республика фәнни-практик конференциясенең яңа этабында катнашучыларга ишекләрен киң ачты. Әлеге конференция Россия Федерациясендә Фән һәм технология елына һәм татарстан республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.

Безнең көллияттә февраль башында республика дәрәҗәсендә фәнни-практик конференция уздыру традициягә әверелде.Көллиятебез инде 10 ел дәвамында татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлил исемен йөртә.

   Быел конференция эше дүрт юнәлештә 2 этапта (көндезге һәм читтән торып) узыдырлды. Барлыгы 196 эш керде. көндезге этапка читтән торып этапта күп балл җыйган 30 катнашучы чакырылды.     

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International