Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль чара гимназиядә - Минзәлә районында милли мәгарифне үстерү буенча ресурс үзәгендә узды.
Аның кысаларында Җәлил укулары III Халыкара конкурсының муниципаль этабы лауреатларын бүләкләделәр.
- Конкурсның район этабында 85 эш керде. Бүген нәтиҗәләр чыгарабыз һәм лауреатларны бүләклибез. җиңүчеләр - Минзәлә гимназиясенең "Сәйяр" труппасы (җитәкчесе - Ленар Миңнемуллин) - Казан шәһәрендә Г.Камал театрында Җәлил укуларының III Халыкара конкурсының гала-концертында катнашачаклар, - диде мәгариф бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Нәсимә Шаһиева.