Аның кысаларында укытучылар һәм укучылар арасында конкурс узды.
Муса Җәлилгә багышланган IX Республика фәнни-гамәли конференциясе каһарман шагыйрь исемен йөртүче Минзәлә педагогия көллиятендә узды.
Республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килгән кунаклар Муса Җәлил мемориаль музеенда булдылар.
Аннары алар арасында 3 төрле конкурс уздырылды. Гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм һөнәри белем бирүче уку йортларында белем бирүче укытучылар фәнни мәкаләләр конкурсында катнашты.