Минзәләдә тантаналы шартларда Муса Җәлил исемендәге турнир ачылды

2021 елның 12 феврале, җомга

Узган 2020 елгы сезон нәтиҗәләре буенча әйдәп баручы тренерлар, командалар һәм журналистлар бүләкләнде.

Минзәлә шәһәренең “Юность” боз сараенда Муса Җәлил исемендәге көрәш турнирының тантаналы ачылышы узды.

Тантана Минзәлә Балалар иҗат йорты педагогларының "Әй. ямьле син, Минзәләм ягы!" җыры белән ачылды, шулай ук "Бәхетле", "Реверанс", "Уен" хорегорафик ансамбльләр чыгыш ясады.

Рәсми өлешкәкилгәндә, катнашучыларны (барлыгы 48 команда, 391 көрәшче) һәм кунакларны Минзәлә район башлыгы айдар Сәлахов, ТР Көрәш Федерациясе президиумы рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хәмәев. Тр спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. "Ватаным Татарстан" республика газетасының баш мөхәррире гөлнара Сабирова сәламләде.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-v-torzhestvennoy-obstanovke-otkrylsya-turnir-imeni-musy-dzhalilya

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International