13 февральгә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга көндәлек оператив фараз

2021 елның 12 феврале, җомга

13 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан булуы көтелә, күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк. Юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән бозлы яңгыр һәм бозлавык.

Казан буенча: Болытлы. Кар, юеш кар, бозлы яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр. Аерым районнарда томан, төнлә һәм иртән бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан - 6-11 м/с, урыны белән кискен - 13 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -8..-10˚, иртәнгә күтәрелү белән - 0..-2˚.  Көндез максималь һава температурасы 0..+2˚. Юлларда көчле бозлавык. 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International