Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Көрәш буенча ачык республика бәйгесенә килгән кунаклар герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган митингта катнаштылар, шагыйрь бюстына чәчәкләр салдылар.
Алар арасында Минзәлә район башлыгы Айдар Сәлахов, 6 нчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Билбау көрәш Федерациясе президенты Марат Әхмәтов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.