Муса Җәлил исемендәге турнирның беренче җиңүчеләре

2021 елның 12 феврале, җомга

Беренче келәмдә 60 кг үлчәм категориясендә Раббани Нургалиев (Казан, Вахитов районы) Алексеевсктан көндәше Алексей Абрамовтан киеренке көрәш нәтиҗәсендә өстен чыкты.
Икенче келәмдә 65 кг авырлыкта Балтач егете Илназ Минмуллин Питрәчтән Марсель Сәйфуллинны җиңде.
3 келәмдә - 70 кг категориясендә Эдуард Менделеуц (НовоСавиновский, Ак Барс) Әлмәттән Рөстәм Салаховтан өстен чыкты.
4 келәмдә 75 кг категориядә Түбән Кама егете Рафаэль Кәлимуллин Алабуга көрәшчесе Илшат Шафиковны җиңде.
Исегезгә төшерәбез, Муса Җәлил исемендәге көрәш турниры Минзәләдә "Юность" боз сараенда 12-13 февральда уза. Тантаналы ачыш сәгать 11 дә булачак.

Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/musa-lil-isemendge-krshne-berenche-ichelre-bilgele

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International