Минзәлә Муса Җәлил исемендәге көрәш турнирына әзер

2021 елның 12 феврале, җомга

Турнир 12-13 февральдә, "Юность" боз сараенда узачак.

Көрәшчеләр мандат комиссиясен үттеләр, үлчәнделәр. Иртәгә - зур көрәш. Бил алышулар иртәнге 9 дан ук башланса да, тантаналы ачыш - сәгать 11 дә була. Финал 13 февраль көнне булачак. Минзәлә районы спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин хәбәр иткәнчә, 48 команда көч сынашачак. Катнашучылар географиясе Татарстан белән генә чикләнми. Минзәлә мәдәният бүлеге тарафыннан турнир масштабына туры килерлек тамаша әзерләнә. Репетицияләр тәмам, иртәгәсе көнне оештыручылар дә, катнашучылар да зур дулкынлану белән көткәннәре сизелсә дә, Минзәләдә герой - шагыйрь Муса Җәлил исемендәге турнирның уңышлы үтәсенә шик юк.

Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-musa-lil-isemendge-krsh-turniryna-zer

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International