Дәүләт Думасы нацизмны реабилитацияләгән өчен җаваплылыкны көчәйтүче закон проектын, шулай ук Халыкара хәрби трибунал хөкеме белән билгеләнгән фактларны кире кагучы мәгълүмат тараткан өчен административ җаваплылык билгеләүче төзәтмәләрне кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары, "БЕРДӘМ РОССИЯ" фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина шәрехләмә бирде:
"Дәүләт Думасы бүген кабул иткән инициативалар безнең фракция тарафыннан беренче чиратта каралырга тиешле закон проектлары исемлегенә кертелде. Без тарихи хакыйкать яклы булырга тиеш һәм бүгенге буын тормышлары белән бурычлы каһарманнар батырлыгы турында хатирәләрне яклаячакбыз һәм хөрмәт итәчәкбез".
Интернетта нацизмны аклаган өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкин. Шулай ук Нюрнберг трибуналы карарларын ачыктан-ачык кире каккан өчен юридик затлар өчен административ җаваплылык кертү тәкъдим ителә - штрафлар административ хокук бозу предметын конфискацияләү белән 3 млн сумга кадәр булырга мөмкин.