12-13 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган милли көрәш бәйгесе узачак. Быел мәртәбәле турнирны Минзәлә шәһәре кабул итә. Бу очраклы түгел. Матбугат очрашуында шул хакта сөйләделәр.
Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев “Татар информ” мәгълүмат агентлыгында узган очрашуда шул хакта аңлатты.
– Минзәлә шәһәре өчен бу ярышны оештыру хокукын алу бик зур дәрәҗә. Әһәмиятле турнир белән горурланабыз. Ярыш очраклы гына бездә узмый. Минзәлә шәһәре белән Муса Җәлил исеме тыгыз бәйләнгән. Герой-шагыйрь 1941 елда бу калада ике ай дәвамында хәрби-сәяси курсларда белем ала. Фронтка Минзәләдән китә. Минзәләдә аның дуслары да була. Каланың данлыклы педагогия көллияте дә Муса Җәлил исемен йөртә. Парк, урам бар. 70нче елларда Минзәләдә аның бюсты куелды. 2017 елда без аны яңраттык, кызы Чулпан ханымны чакырып, ачтык. Бәйгегә килгән көрәшчеләр бил алышып кына калмыйча, тарих белән дә танышып кайтып китәрләр. Быел Муса Җәлилның тууына 115 ел тула, – диде ул.
Турнирда яңалык та көтелә. “ВТ” газетасы баш мөхәррире урынбасары Илнар Хөснуллин әйтүенчә, финал ярышларында иң яхшы көрәш алымы күрсәткән батырга махсус бүләк тапшырылачак. Ул татарның легендар батыры Ильяс Галимов исемен йөртә. Хәтерләсәгез, паһлеван былтыр вафат булган иде. Әлеге тәкъдим Татарстанның көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов тарафыннан да хупланган.
Батыр калганнарга акчалата бүләк каралган. Приз фонды – 50, 30, 20шәр мең сумнан гыйбарәт.