Айлык акчалата түләү (ЕДВ) ветераннар, инвалидлар (инвалид балларны да кертеп), балигъ булмаган элекке фашизм тоткыннары, радиация тәэсирендә зыян күргән затлар исәбеннән гражданнарның аерым категорияләренә бирелә.
ЕДВсоставына ел саен индексацияләнүче. өч өлештән торган социаль хезмәтләр җыелмасы керә.
Әйтик, 2021 елның 1 февраленнән гражданинга социаль хезмәтләр өчен түләүгә айга 1211,66 сум акча җибәрелә, шул исәптән:
- дару препаратлары белән тәэмин итүгә – 933,25 сум.;
- төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануга юллама бирүгә – 144,37 сум.;
- шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кайту өчен шәһәрара транспортында бушлай йөрү өчен – 134,04 сум.